Төз ата безнең мәргәннәр
Спорт

Төз ата безнең мәргәннәр

30-31 май көннәрендә Казан шәһәрендә 1998-2000, 2001 елгы һәм яшьрәк үсмерләр һәм кызлар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, СДЮСШОР "Тасма" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә җәядән ату түгәрәгенең оешуына 5 ел тулуга багышланган ярыш үткәрелде.

Анда Казан, Уфа, Балык бистәсе командалары катнашты.
Рәзилә Кәримуллина (Балык бистәсе гимназиясе), Булат Сәйфетдинов (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе)-беренче, Алена Люткова (гимназия) икенче урыннарны алып кайттылар. Бу уңышларда аларның тренерлары Равил Миңнеханов, Илшат Гыйлемхановның да өлеше күләмле. Аларга Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фото redrs@mail.ru дан

ярышлар үсмерләр спорт в школе спорт мәктәбе

Нет комментариев