Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Традицион кросс

"Хәрәкәттә-бәрәкәт" ди татар халык мәкале. Чыннан да, бары тик хәрәкәтләнгән, спорт белән шөгыльләнгән кеше генә сау-сәламәт һәм актив була. Күки мәктәбе укучылары да спортны бик яраталар. Күптән түгел генә традиция буенча, "Көзге кросс-2013" үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, югары сыйныфларга кадәр, бер кем дә читтә калмаска тырышты. Яшенә карата дистанцияләр...

"Хәрәкәттә-бәрәкәт" ди татар халык мәкале. Чыннан да, бары тик хәрәкәтләнгән, спорт белән шөгыльләнгән кеше генә сау-сәламәт һәм актив була. Күки мәктәбе укучылары да спортны бик яраталар. Күптән түгел генә традиция буенча, "Көзге кросс-2013" үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, югары сыйныфларга кадәр, бер кем дә читтә калмаска тырышты. Яшенә карата дистанцияләр дә төрлечә иде. Һәр группаның үз җиңүчеләре билгеләнде:
500 метрда-Айзилә Сәлахиева (3 сыйныф);
1000 метрда-Илшат Гобәев (4 сыйныф);
1500 метрда-Айсинә Әльмөхәммәтова (5 сыйныф);
2000 метрда-Рифат Заһидуллин (6 сыйныф), Гүзәл Шиһапова (10 сыйныф);
3000 метрда-Айнур Насыйповка тиңнәр булмады.
Шулай итеп, инде икенче ел рәттән, мәктәп кубогы Айнур Насыйповка бирелде. Калган җиңүчеләребез дә бүләксез калмады. Бүләк кенә түгел, хәтта медальләребез дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X