Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тегермәнлеклеләр баскетбол яхшы уйный

"Дельфин» спорт-сәламтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Бөтенроссия спорт комплексы кысаларында 2002-2003 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары булып узды.

Бу Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем бирү оешмаларында укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу ярышы да иде.

Ярышларда 4 команда, 40 яшь спортчы катнаштылар. Югары Тегермәнлек мәктәбенең тренер Рафис Минһаҗев әзерләгән үсмерләр һәм кызлар командалары беренче урынны яуладылар. Үсмерләр арасында Олы Елга (тренер Наил Нәбиуллин), Балык бистәсе гимназиясе (Ренат Минугалиев) командалары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт баскетбол