Татарстан көрәшчеләре Оренбургта бил алышып кайтты
Оренбург каласында Милли көрәш төрләре фестивале кысаларында тарихта тәүге тапкыр Мөселман көрәше буенча Дөнья чемпионаты һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья Кубогына бәйге уздырылды. Бу. хакта «Идел» журналына Дөнья Кубогы ярышларының баш хөкемдары Азат Әхәтов хәбәр иткән
Фестивальдә 24 илдән килгән көрәшче бил алышкан.Билбаулы көрәштә Россия җыелмасы дөньяда лидерлар арасында исәпләнсә дә, ил җыелмасы ярыш нәтиҗәләре буенча дүртенче урында гына калган. Азат Әхәтов моны бу турнирга максатчан әзерләнмәү белән бәйләп аңлаткан.
Татарстаннан фестивальгә өч көрәшче чакырылган һәм барысы да уңышлы чыгыш ясаган. Аерым алганда, Питрәч көрәшчесе Фәрхәт Фәйзуллин Мөселман көрәше буенча дөнья чемпионатында өченче урынны яулый. Ә билбаулы көрәшнең ирекле стилендә ул беренче урынга күтәрелә. Казаннан Дамир Адиятуллин - беренче, Зәйдән Радик Сәлахов - икенче урында.
Командалар арасында Таҗикстан көрәшчеләре - беренче, Казахстан - икенче, Кыргызстан өченче урында.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/28/141461/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев