Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортка омтылабыз: районыбызның уңышлары сөендерә [+фото]

Илдар мәргән тагын беренче.

Күптән түгел "Дельфин" спорт - сәламәтләндерү комплексы мәйданчыгында җәядән ату буенча Татарстан Республикасы чемпионаты Һәм беренчелеге булып узды. Беренчелектә 20 яшькә кадәр булган яшьләр, чемпионатта өлкәннәр көч сынашты. Ярышлар Татарстанда беренче мәртәбә 70 метрлы дистанциядә олимпия дисциплинасы буенча үткәрелде. Бәйгегә Казан шәһәреннән һәм дүрт районнан республиканың иң көчле укчылары килгән иде.

Балык бистәсе гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Илдар Имамов Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулады. Чемпионатта өлкәннәр белән чыгыш ясап икенче урынны алуга иреште. Балаларны сәләмәтләндерү -белем бирү үзәге тренеры Равил Миннеханов өченче урында калды.

Бу көннәрдә СОК "Дельфин" кубогы да ярышлар үткәрелде. Анда Ильшат Гилемханов житәкчелегендәге безнең район командасы җиңүче булды.

Районыбызда җәя спортының елдан-ел популярлашуы, укчыларыбызның яңадан-яңа җиңүләр яулавы куанычлы күренеш әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев