СПОРТ II Волейболчылар Европа чемпионатында икенче җиңүен яулады
Спорт

СПОРТ II Волейболчылар Европа чемпионатында икенче җиңүен яулады

Россиянең хатын-кызлар волейбол җыелма командасы Европа чемпионатындагы чыгышларын уңышлы башлап җибәрде.

Бер юлы ике илдә - Нидерланд һәм Бельгиядә узучы чемпионатның икенче турында Юрий Маричев шәкертләре Белоруссия волейболчыларыннан өстен чыкты - 3:0. Беренче уенда Россия кызлары Болгария җыелмасын откан иде. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия җыелмасы - Европаның гамәлдәге чемпионы.

Россия җыелмасы данын "Динамо-Казан" командасыннан Евгения Старцева белән Виктория Кузякина да яклый. Чираттагы уенны алар бүген кич Хорватия җыелма командасына каршы уздыра.

Волейбол. Европа чемпионаты. Россия - Белоруссия - 3:0 (25:18, 25:16, 25:21).

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49115

Фото: http://img.rt.com/files/sport/china-russia-fivb-world-grand-prix/womens-squad-russian-volleyball.si.jpg


җыелма команда

Нет комментариев