Бүген, 1 октябрьдә, "Ак Барс" хоккей командасы КХЛның регуляр чемпионатында чираттагы матчын уздыра. Владивостокта җирле "Адмирал" командасына каршы уен Мәскәү вакыты белән 12:30 сәгатьтә үк башлана.
"Адмирал" - "Ак Барс" матчын КХЛ арбитрлары - Владислав Киселев, Эдуард Одиньш, Андрей Матюша һәм Дмитрий Головлев хөкем итә. тарихка күз салсак, әлеге ике команданың үзара 4 мәртәбә генә очрашканы булган: 3 уен - "Ак Барс", ә берсе "Адмирал"ның җиңүе белән төгәлләнгән. Алкалар аермасы да казанлылар файдасына - 16-8. Узган сезонда ике матчта да "Ак Барс" җиңү яулады. Үзендә - 4:3, ә читтә 5:1.
"Адмирал"га каршы уен белән "Ак Барс" чит боздагы серияне төгәлли. 7 октябрьдә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Казанда Мәскәүнең "Динамо" командасы белән очраша.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49239
Фото: intertat.ru
Нет комментариев