Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Соңгы вакытта Руслан Нигъмәтуллинны Казанда еш очратырга мөмкин

Русия җыелма командасының элекке капкачысы, хәзер исә илдә танылган ди-джей милләттәшебез Мәскәүдә яшәвенә дә карамастан, туган ягын игътибарсыз калдырмый. Бу юлы Нигъмәтуллин үз исеме белән аталучы яңа турнир кысаларында башкалабызның "Тасма" стадионында кунак булды.

Һәрвакыт ачык күңелле Руслан, җанатарлар белән фотога төшүдән бушаган арада, безнең сорауларга да җавап бирде.

- Руслан, син футболда беренче адымнарыңны нәкъ менә Казанда ясадың. Туган ягыңа хәзер нинди хисләр белән кайтасың?

- Биредә минем туганнарым, иң якын кешеләрем яши. Беренче чиратта, әлбәттә, алар белән күрешергә тырышам. Шулай ук тормышымның күп кенә якты хатирәләре Татарстан һәм биредә яшәүче кешеләр белән бәйле.

- Узган ел монда Руслан Нигъмәтуллин исемендәге капкачылар мәктәбе дә ачып җибәргән идең. Аның эше барамы?

- Әйе, бүген илнең күп кенә шәһәрләрендә андый мәктәпләр эшләп килә. Проектка алынуның максаты - футбол яратучы, аеруча капкачы булырга хыялланучыларны осталыкка өйрәтү. Казандагы мәктәп минем өчен икеләтә кадерле. Чөнки анда минем бертуган энем Рамил Нигъмәтуллин эшли. Үзем дә айга берничә тапкыр кайтып, яшьләрне осталыкка өйрәтәм.

- Димәк, киләчәктә Татарстан егетләрен профессиональ клубларда күреп булачак?

- Һәрхәлдә без моны максат итеп куябыз. Талантлы капкачылар күп. Аларны тиешле дәрәҗәдә өйрәтүчеләр генә юк.Минемчә, өметле капкачыны 3 елда тәрбияләргә мөмкин. Татарлар арасында да дөнья күләмендә югары үрләргә күтәрелә алырдай егетләр җитәрлек. Нәтиҗәгә ирешә алсак, бурычны үти алдык, дип әйтергә була.

- Руслан, ди-джейлык эшен дә параллель рәвештә алып бару авыр түгелме?

- Ди-джейлык ул хәзер минем төп эшем дип әйтергә кирәктер. Карьераны тәмамлагач, футбол берникадәр икенче планга күчте. Ләкин, күргәнегезчә, әлеге спорт төрен үстерү буенча саллы хезмәт алып барам.

- Ә үз исемеңдәге турнир үткәрү идеясе ничек туды?

- Фикердәшләрем белән уйлашканнан соң, Русия шәһәрләрендә һәвәскәр командалар арасында шундый ярыш оештырырга уйладык. Яңгыр явып торуга карамастан, футбол бәйрәменә Казанда гына да егермедән артык команда җыелды. Димәк, бездә футболны яраталар дигән сүз бу.

Рәсемдә: танылган капкачы (сулдан өченче) футбол сөючеләр белән.

(http://www.tatyash.ru/).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев