Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән барлык укучыларны спорт мәктәбе узенә чакыра

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә унбишенче уку елы башланды. Быел биредә 400 дән артык бала төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгытачаклар. Бездә милли көрәш, футбол, хоккей, йөзү, бадминтон буенча спорт түгәрәкләре эшләп килә.

Аларны тәҗрибәле тренер-укытучылар җитәкли. М. Дияров, Р. Мөхәммәтшин, И. Кәримуллин, Ә. Пулатов, К. Захаров, А. Фатыйхов, И. Динмөхәммәтов, Е. Долгих, А. Смолин үз эшләрен яратып башкаручы остазлар. Узган ел спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар республика күләмендәге 33 ярышта катнашып, район данын якладылар. Ә Динар Галиуллин, Нияз Бәйрәмханов, Айназ Билалов, Алмаз Хәмәтханов, Никита Столяров кебек шәкертләребез район горурлыгы булып торалар. Айназ Билалов (тренер Р. Мөхәммәтшин) Красноуфимск, Димитровград шәһәрләрендә узган Россия беренчелегендә призлы урыннар яулап, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. Йөзү буенча тренер Е.Долгих "Иң яхшы балалар тренеры-2013" исеменә лаек булды. Бадминтон серләренә өйрәтүче яшь тренерларыбыз да уңышлы эшләп килә. Балалар аларның дәресләренә яратып йөриләр.
Бездә чыныгу алган сигез егет югары уку йортларының спорт факультетларында белем алалар.
Районыбызда балаларга, яшьләргә физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. "Дельфин" комплексы, "Яшьлек" стадионының ишекләре ачык. Мондый мөмкинлекләр булганда, спорт белән шөгыльләнү үзе бер рәхәт. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, чыныгырга, көчле, җитез булырга теләгән барлык укучыларны спорт мәктәбенә чакырабыз.
Гөлнар Вәлиәхмәтова,
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X