Ризәлә - өтәл теннисы чемпионы!
25-27 мартта Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" дип исемләнгән ачык турнир булып узды.
Бу мәртәбәле ярышларның офыклары елдан-ел киңәя. Быел татарстанлылар белән көч сынашырга Оренбург, Түбән Новгород Самара, Чабаксар,Сибай, Волжский шәһәрләреннән яшь спортчылар килгән иде. Бу "Татарстан Республикасы өметләре" бәйгесенең Бөтенроссия күләмендә популярлык яулавы турында сөйли инде. Турнирда барлыгы 300 дән артык теннисчы катнашты. Безнең район данын тренер Александр Гурьянычев шәкертләре Ризәлә Хәлилова ( Балык бистәсе 2 мәктәбе укучысы), Кирилл Пигалев (гимназия), Әмир Баһавиев (Ямаш),Риана Шәйхетдинова (Рус Әшнәге) якладылар.
Ризәлә Хәлилова авыл районнары спортчы кызлары арасында беренче урынны яулады. Әле гыйнвар аенда гына ул бу турнирның икенче призеры булган иде. Спортта беренче ныклы адымнарын ясаган кызчыкка яңадан-яңа уңышлар телибез!
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев