Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Рубин” һәм Чалый аутсайдерны да җиңә алмый (ФОТО, ВИДЕО)

Казан футбол җанатарларының тагын кәефе кырылды. "Рубин" "Казан Арена" стадионына җыелган 11 меңнән артык үз тамашачысы алдында Россия футбол Премьер-лигасының ул көнгә булган аутсайдеры - Саранскиның "Мордовия" командасын ота алмады - 1:1. Казан клубы тарихына үзгәрешләр керткән элеккеге җиңелү өчен үч аласы урында, үзебездән үч алучылар да булды.

"Рубин" (Казан) - "Мордовия" (Саранск) - 1:1 (0:1). Голлар: Карадениз, 65 - Мөхәммәтшин, 18.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Котуньо, Бергстрём, Кверквелия, Кузьмин, Оздоев, Камболов (Цакташ, 53), Ткачук (Карадениз, 46), Канунников, Девич, Портнягин.

Безнең егет


Бу сезонның беренче әйләнешендәге матч узган елның 30 августында Саранскидагы стадион начар хәлдә булганлыктан Самарада үткәрелгән иде. Ул вакытта казанлылар 1:2 исәбе белән оттырды. Моңа уенның 33 нче минутында капкачы Сергей Рыжиковның куып чыгарылуы да тәэсир итте кебек - күпме генә тырышсалар да, ул вакытта казанлылар исәпне тигезли алмаган иде. Берничә көннән Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплинар комитеты капкачының уеннан хаксызга куылуын белдерде. Әмма әлеге җиңелү баш тренер Ринат Билалетдиновның командадан куылуына китерде.

Әлеге уенны юкка гына искә алмадык. Ул чакта "Рубин"ның уңышсызлыгына бер уенчы зур өлеш кертте кебек. Хәер, сүзне тәртибе белән башлыйк әле.


Мордовиядә безгә яхшы таныш футболчы - Руслан Мөхәммәтшин уйный. Соңгы вакытларда "Рубин"га каршы уенда өстәмә дәрт белән чыга кебек ул. Шулай булмый ни, сиңа ышанычларын югалтып, башка командага озаталар икән, үч аласы гына килеп торадыр ул. Ә Руслан белән нәкъ шулай эшләделәр.


"Рубин"да бүген бердәнбер дип әйтерлек Казан егете Эльмир Нәбиуллин уйнамаса, Руслан Мөхәммәтшин Казан җанатарлары өчен "Рубин"ның тулы составына караганда да кадерлерәк, дип әйтеп булыр иде. Казан футбол мәктәбендә чыныгу алган, үз вакытында хәтта чын-чынлап баскетбол белән җенләнгән уенчыны үзебезнеке дип әйтергә була. Миңа игътибар итегез, дигән кебек Русланның "Мордовия" составында "Рубин" капкасына 2012-2013 елгы сезонда гол керткәнен яхшы хәтерлибез. Шуннан аны Казан клубы үзенә алды. Әмма 8 матчта уенга чыгып бер тапкыр уңышка ирешкән һөҗүмченең Казандагы карьерасына Ринат Билалетдинов килгәч нокта куелды. Һәм Руслан әлеге остаздан үчен алды: 30 август - республика көнендәге уенда "Рубин" капкасына үзе дә гол кертте, Рыжиковның куып чыгарылуына да сәбәпче булды, пенальти да эшләде.


Әйтәсе сүзе моның белән генә дә бетмәгән икән әле. Кичәге уенда Руслан Мөхәммәтшин исеме "Казан Арена"да кабат гол кертүче буларак яңгырады. "Тамашачы мине карарга килде бүген, - дип елмайды Руслан үзе. - "Рубин"да кемгә көч бирсен инде алар?.."

Чалый аклана


Казандагы уенны бер минутлык тынлык - Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиаһәлакәттә вафат булучыларны искә алу белән башладылар.


"Рубин" футболчыларының матч башланыр алдыннан ак киемнән булуы игътибарны җәлеп итте. Команданың "Йөрәгеңне сакла" хәйрия проектын башлап җибәрүен аңлата иде бу. Футбол клубы шул рәвешле Русфонд белән берлектә Россия чемпионаты ахырына якынлашканчы акциянең өч этабын уздырачак. Хәйрия проекты Русфондта теркәлгән җитди авырулары булган сабыйларга ярдәм йөзеннән уздырыла. "Рубин" - "Мордовия" матчы вакытында финанс ярдәм җыю булачагы да алдан игълан ителде. Барлык акчалар да ике яшьлек Мирон Исматовны дәвалауга тотылачак: ул тумыштан йөрәк өянәге белән авырый. Мироннан кала Татарстан башкаласы клубы хәйрия фондының ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә торучы тагын ике сабыйга ярдәм итәчәк икән. Ә бу көнне тупка символик беренче тибү мөмкинлеген футбол кыры уртасына команда капитаны Олег Кузьмин җитәкләп алып чыккан Эльвин Алиевка бирделәр. Вакытында ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ул авыруын җиңә алган.

Клубка яңа җитәкчелек килгәннән соң тамашачылар белән эшләү, акция, төрле чаралар үткәрү күзгә ташлана анысы. Уенда гына үзгәрешләр юк. Кышкы тәнәфес уңаеннан состав сизелерлек ныгытылган команда белән Валерий Чалый идарә итә алмыймы, әллә бар осталыгы шушымы, әллә инде турнир баскычында күтәрелеп булмаячагын аңлаган уенчылар сезон азагын көтәме?


- Һәр команда очко өчен уйный. Чемпионат азагына якынлаша, көрәш кыза, турнир таблицасының азагында да, уртасында да көчсез командалар юк. "Мордовия" шуны исбатлады, - дип акланачак Рубин"ның баш тренерыВалерий Чалый азактан.


Уен барышында стадион дикторы матчны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тамаша кылуын да җиткерде. Сирәк күренеш. Ринат Билалетдиновка чемоданын җыю өчен Президентның футболны телевизордан каравы да җиткән иде. Димәк, җиңелмәскә кирәк! Валерий Чалыйның төп максаты шул булгандыр. Үч иткәндәй, "Рубин" беренче таймда көндәшләр капкасы каршында әллә ни мөмкинлекләр дә тудырмады. Ә Казан тамашачысы Руслан Мөхәммәтшинны алкышлады - 0:1.

Бер генә Карадениз аз - тагын берничә кирәк


Икенче тайм башыннан ук 36 яшьлек Гекдениз Карадениз уенга чыкты. Чыкты да, үзен хаксыз рәвештә запаста утыртуларын исбатлап, исәпне тигезли алды. Уен башыннан ук ике һөҗүмче - Марко Девич белән Игорь Портнягинга йөз тоту гына нәтиҗә бирми, тәҗрибә һәм осталык та кирәк дип әйтүе иде бу төрекнең. "Рубин" җиңгән дә булыр иде, бәлки. Бездә тагын берничә Карадениз булмау, ә көндәшләрдә Мөхәммәтшин уйнау комачау итте. Хәер, ике команда да риза калды кебек.: "Мордовия" төптән күтәрелсә, "Рубин" урыныннан тәгәрәмәде.


3 апрельдә "Рубин" читтә "Локомотив" белән уйный. Әлеге уенга Караденизны, һичшиксез, чыгарырга туры киләчәк. Чөнки команда әйдаманнарының тагын берсе - Олег Кузьмин сезонда сигезенче "сары карточка"сын алу аркасында әлеге уенда катнаша алмаячак.


- Караденизның алга таба уенга чыгу-чыкмавы үзеннән тора, - диде Валерий Чалый. - Ул барлык җыеннарда да диярлек катнаша алмады. Әмма ул үзлегеннән шөгыльләнә. Көтәбез һәм өметләнәбез. Бу уенда, мәсәлән, уенны көчәйтү өчен аны чыгардык һәм ул гол кертте. Димәк, дөрес карар кабул иткәнбез.


...Кабул ителгән карарларның дөреслеге нәтиҗәдә чагылыш таба. Ринат Билалетдинов җитәкләгән "Рубин" җиңелә башлагач, Корбан Бердыевны кайтаруны сорап кычкыручылар ишетелгәли иде. Бу юлы Ринат Билалетдиновны сагынып кычкыргалаучылар булды. Барысына да нәтиҗә сәбәпче.

http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/55476

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол