"Рубин" көттергән җиңүен яулады
"Җитди уен көткәнен барыбыз да аңладык. "Уфа" җиңелү өчен килмәгән иде..." - "Рубин"ның баш тренеры Валерий Чалый шулай диде.
Сүз уңаеннан, матчны стадионга килеп 10043 тамашачы күзәтте.
"Рубин" (Казан) - "Уфа" (Уфа) - 3:1 (1:1). Голлар: 0:1 - Пурие, 4, 1:1 - Кузьмин, 20, 2:1 - Кисляк, 65, 3:1 - Кузьмин, 78.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Кверквелия, Кузьмин (Котуньо, 84), Камболов, Кисляк, Оздоев, Карлос Эдуардо (Билалетдинов, 85), Карадениз, Канунников, Портнягин (Девич, 81).
- Әлеге җиңүдән соң без бераз булса да күтәрелдек, - дип дәвам итте Валерий Чалый сүзен. - Уен башында бераз каушап калсак та, икенче таймда өстенлек тулысынча безнең якта булды.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49877
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев