Чираттагы уенда "Рубин" яңа баш тренер җитәкчелегендә кырга чыкса да аптырамассың. Баш тренер вазифасында Валерий Чалыйны калдыру команданың турнир хәлен тамчы да яхшыртмады.
Хәер, уенда да артык үзгәреш күренми. "Рубин" һаман да Ринат Билалетдинов вакытындагы кебек җанатарлары өчен башваткыч булып кала бирә. Екатеринбургның "Урал" командасына каршы уен әлеге серле табышмакны тагын да катлауландыра гына төште.
Бүгенгесен дә исәпкә алсак, Валерий Чалый җитәкчелегендә "Рубин" дүрт матч уздырырга өлгерде: "Локомотив"ка каршы сезондагы иң яхшы уенын күрсәтеп, чемпионат лидерларының берсе булган команданы 3:1 исәбе белән оттык; Европа лигасында Швейцариядә җирле "Сьон"га каршы, уенына күрә лаеклы исәп белән оттырдык - 1:2; ил чемпионатында кунакта "Динамо"га каршы бер генә мөмкинлек тә тудырмыйча, үз капкабызны "коры" саклый алдык. Табышмак дими, ни дияргә соң?! Инде менә - "Урал", премьер-лигадагы үзара очрашу тарихында "Рубин"га 4 уенда да җиңелгән (туплар аермасы 9:2) команда килә. Шул статистикага күз салсаң, "Рубин" өчен җайлы көндәшләрнең берсе булырга, үз кырында казанлылар 3 очко яуларга тиеш иде кебек. Өстәвенә, Россия кубогы ярышларында Хабаровскига төп составын җибәрмичә, Валерий Чалый командасы нәкъ менә "Урал"га каршы ныклап әзерләнде кебек. Баш остаз вазифасын башкаручы үзе дә әлеге уенның хәлиткеч матч булачагын җиткергән иде.
Тагын бер кызыклы факт: чемпионатның 10 нчы турында күп командаларның очрашуы уртак исәпкә төгәлләнде. Бу "Рубин"га турнир хәлен бераз яхшырту өчен бер дигән мөмкинлек иде. Әлеге матч белән чемпионатның өчтән бер өлеше төгәлләнә, димәк төптән күтәрелергә вакыт җитүе дә бәхәс тудырмый: 9 турдан соң - 7 очко, "Рубин" өчен килешә торган саннар түгел.
...Клуб җитәкчелеге алышынганнан соң Үзәк стадион икенче мәртәбә 17 мең тирәсе тамашачыны үзенә җыя алды. Урамда җәй көне дә сирәк була торган һава торышы хакимлек итә, өстәвенә ял көне... Футбол тамаша кылу өчен тагын нинди шартлар кирәк? Булганы да җиткән, диде 16 807 тамашачы һәм стадионга килде. Ләкин тамашачыларга караганда кунак футбол командасы өлгеррәк булып чыкты - күпләр стадионда урынына утырырга өлгергәнче, кунаклар Сергей Рыжиков капкасына туп кертеп тә куйды - сакчыларның тупас ялгышыннан файдаландылар. Чалый һәм команданың чираттагы табышмагы иде бу.
Дөрес, "Рубин" бик тиз аңга килде, беренче тайм урталарына өстенлек тулысынча казанлылар кулына күчеп өлгергән иде инде. Аеруча бразилияле Карлос Эдуардоның осталыгы сизелеп торды. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Эльмир Нәбиуллин футбол дәреслегендә урын алырлык гол кертеп, исәпне тигезли алды да инде. Бу - Эльмирның сезондагы беренче, ә "Рубин" өчен керткән икенче голы булды. Хәтерләсәгез, узган сезонда Эльмир Нәбиуллин Санкт-Петербургта "Зенит" капкасына беренче тубын керткән иде.
Тәнәфестән соң кырга Динияр Билалетдиновның чыгуы уенны тагын да җанландырып җибәрде. Менә-менә "Рубин" алга чыгар кебек иде. Әмма футболда син кертмәсәң, үзеңә кертәчәкләр, дигән гыйбарә яшәп килә. Бу юлы да шулай булып чыкты - 79 нчы минутта "Урал" юк кына мизгелдән файдаланып, һөҗүм оештырды һәм исәпне үз файдасына 2:1 ясап куйды. Анысы да үзебезнең сакчының аягына тиеп керде. "Рубин"ның азакка кадәр тырышуы, соңгы һөҗүмдә үз капкасын ташлап Сергей Рыжиковның да алга баруы исәпне үзгәртә алмады. Спортта уңыш көчлеләргә елмая, дисәләр дә, бу юлы алай ук булып чыкмады. "Рубин" кимендә 1 очко яуларга лаек иде.
"Рубин" - "Урал" (Екатеринбург) - 1:2 (1:1). Голлар: Нәбиуллин, 24 - Подберёзкин, 3; Кверквелия (үз капкасына), 79.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Кузьмин (к), Кверквелия, Камболов, Котуньо (Билалетдинов, 46), Оздоев, Георгиев, Нәбиуллин (Устинов, 83), Эдуардо (Девич, 74), Канунников, Портнягин.
- Уен тамашачыларга ошагандыр, мөгаен, - диде Валерий Чалый. - Нәтиҗәсе генә сөендермәде. Планнарны тормышка ашыра алмадык, тиз гол керттердек. Футбол шундый уен - кем күбрәк кертә, шул җиңә.
- "Рубин" кубоктан төшеп калып, Европа кубогы зонасына эләгү мөмкинлеген югалтты. Хабаровскига төп составны җибәрмәүгә үкенмисезме?
- Сезон бетмәде бит әле. "Рубин" лаеклы урын яулаячагына ышанам. Хабаровскига төп составны җибәрмәвебез дөрес адым булды.
...Валир Чалый кабатларга яраткан канатлы фразасын бу юлы да әйтми калдыра алмады: "Безнең вазифа эшләү. Кадрлар мәсьәләсен җитәкчелек хәл итә. Нәтиҗәне үзгәртеп булмый. Уңышсызлыклар белән берәү дә килешергә тиеш түгел", - диде ул. Хак сүзләр. Җитәкчелек килешсә дә, тамашачылар командадан йөз чөерергә мөмкин. Шуңа да бер башлаган тренерлар алмаштыру уенын тиз арада азакка кадәр җиткерергә кирәк. Йә, кемнәр бар әле анда кандидатлар арасында?! Бердыев, Черчесов, Чалый үзе һәм Евдокимовмы?.. Җанатарлар яңалык көтә.
Фәрит САЛИХОВ.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/49109
Нет комментариев