"Рубин" белән "Крылья Советов" матчына - җәмәгать транспортында
8-нче ноябрьдә Казанның Үзәк стадионында "Рубин" белән Самараның "Крылья Советов" командалары арасында РОСГОССТРАХ Россия Чемпионатының 15-нче тур матчы үтә. Уен сәгать 14.30 башлана.
Массакүләм чарада катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген һәм террорга каршы алымнарның үтәлешен тәэмин итү максатыннан, спорт корылмасына тоташа торган урамнарда транспорт чараларын калдырып китү буенча чикләүләр кертелә.
Уенны карарга дип килүчеләр транспорт чараларын моның өчен махсус каралган машина кую урыннарында: үзәк универсаль кибет, "Кремль" метро станциясе, Батурин урамы, Профсоюз урамы - К.Нәҗми урамы, Профсоюз урамы - Астрономия урамы янында калдырып китә алалар.
РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәмичә стадионга якын урнашкан урамнарда калдырылып киткән транспорт чаралары махсус стоянкаларга эвакуацияләнәчәк.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе низаглы хәлләр булдырмау максатыннан, казанлыларга һәм башкала кунакларына автомобильләрне рөхсәт ителгән урыннарда гына калдырырга яки җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50671
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев