Россия футбол җыелмасы үз тарихында иң түбән баскычка тәгәрәде
Россия футбол җыелмасы сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) рейтингында 38 нче урында булса, яңартылган исемлектә беренче 50 команда арасына да керә алмаячак.
Рейтинг 20 октябрьдә яңартылачак. Инде хәзердән үк Станислав Черчесов җитәкләгән команданың 50 нче урыннан да түбән урнашачагы мәгълүм. Барысы да көндәшләренең чыгышына бәйле булачак. Мөгаен, команда 52 нче урынга тәгәрәр.
Россия җыелмасы Сенегал, Үзбәкстан һәм Конго кебек командаларны да алга уздырды. Моңа кадәр Россиянең 40 нчы урыннан да түбән тәгәрәгәне булмаган. Анысы да Анатолий Бышовец җитәкчелек иткән 1998 еллар белән бәйле. Шул ук вакытта Олег Романцев җитәкләгәндә, 1996 елда, ил җыелмасы 3 нче урынга кадәр күтәрелгәне дә хәтердә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев