Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Районда өлкән сыйныфлар арасында судомоделизм буенча республикакүләм ярышлар булып узды

Җиңүләр безнекеләр өлешенә мул тиде

Шушы көннәрдә районда өлкән сыйныфлар арасында судомоделизм буенча республикакүләм ярышлар булып узды. Әлеге җәйге ярышлар, гадәттә, Казан шәһәрендә уза торган булган. Анда ремонт эшләре алып барылу сәбәпле безнең районыбызда үткәрүне сораганнар. "Казанның "Черек күл"ендә үткән җәйге ярышта шәһәрләр арасында катнашкан бердән-бер район без идек. Быел "бездә үткәрергә" дигән тәкъдимне бик теләп кабул иттек. Беренчедән ярышлар үткәрү өчен безнең район табигате дә мөмкинлек бирә, икенчедән район дәрәҗәсен күтәрергә дә менә дигән сәбәп",-дип сөйләде балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминова бәйгенең дәрәҗәсен бәһаләп.

"Дельфин" сәламәтләндерү комплексында ике тапкыр мондый төр ярышлар үткәрелгән иде инде. Быелгы бәйгене Сабантуй мәйданчыгы тирәсендә, Чулман елгасы кушылдыгында оештырдылар. Биредә җиде команда көч сынашты. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, Алексеевск, Яшел Үзән, Саба, Балык бистәсе райннарыннан укучылар җыелды. Ярышта катнашучыларны республика вәкиле Равил Ризванов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков бәйрәм белән котладылар һәм укучыларга уңышлар теләделәр.

Ярышларда берничә төр-югары тизлектәге, туры йөрешле, су асты көймәләре катнашты. Һәр район, шәһәр ныклы әзерлек белән килгәннәр. Һәрберсенең су көймәсе үзенчәлекле, зурлары кечерәкләре бар, бар да зәвык белән эшләнгән. "Ярышларга еш йөрибез, Балык бистәсенә дә беренче килүебез генә түгел. Көймәләрне ярты ел ясыйбыз, әзерлибез. Аны ясау гына түгел әле, бәйгегә баргач билгеле бер үзгә детале буенча сорауга җавап бирергә, чыгыш та ясап күрсәтергә туры килә укучыларга. Шуңа күрә балаларны төрле яклап әзерләргә тырышабыз. Моннан кайткач, Томбов шәһәренә ярышка китәчәкбез",-диде Әлмәт командасы җитәкчесе Наил Бадыкшанов. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы командасы җитәкчесе, спорт мастеры Фәнис Ваказов ярышка биш бала алып килгән. Спортның бу төре белән күп еллар шөгыльләнә, безнең районда да еш була икән. Ул аны "икенче туган ягым", дип атый. "Кышкы ярышта да монда килеп ярышкан идек. Җәйгесе дә биредә үтүе әйбәт булды әле. Балалары белән бергә әти-әниләре дә килде. Укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Алдынгы урыннарны алгач, күңелләре тагын да үсеп китә. Ике ел рәттән беренчелекне алдык. Былтыр республика чемпионаты дәрәҗәсенә ирештек. Быел да җиңәргә тырышабыз",-диде ул.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: судомоделизм буенча ярышлар узды