Спорт
Пауэрлифтинг – көчлеләр спорты
Күптән түгел "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында, шәхси эшмәкәр Сергей Сахаров призларына пауэрлифтинг буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Үсмерләр һәм егетләр-7, кызлар 1 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.
Александр Ананьев (20-40 кг.), Инсаф Мингарипов (40-45 кг.), Азат Мотыйгуллин (45-55 кг.), Артем Требикаев (55-60 кг.), Булат Таҗиев (60-65 кг.), Ислам Зәйнуллин (65-75 кг.), Руслан Әгълиев (75 кг.һәм югары), Анастасия Ляпахина (40-65 кг.) үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар.
Командалар арасында тренер Равил Миңнеханов җитәкчелегендәге балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы беренче урынны алды.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев