Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәйдан хөрмәтли аларны

Халкыбызның милли бәйрәмендә иң элек хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын, ферма маякларын хөрмәтлиләр, данлыйлар. Шул ук вакытта Сабантуй спорт бәйрәме дә. Тикмәгә генә Сабантуйны грекларның Олимпия уеннарына тиңләмиләр бит инде. Борынгы бабаларыбыз бу бәйрәмдә иң көчле батырларны, иң җитез чабышкыларны ачыклаганнар. Аларның даны еракларга таралган, икенче Сабантуйларга кадәр телдән төшмәгән. Бүген...

Милли көрәш

Күгәрчен мәктәбе укучылары Инсаф Гатауллин, Илсаф Закиров, Яңа Арыш мәктәбе укучысы Дилюс Гилмуханов Әлки районының күп тапкырлар Cабантуй батыры Талиб Яруллин истәлегенә багышланган ачык турнирында үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны алдылар. Котлы Бөкәш мәктәбеннән Рәзил Хәсәншин, Илфир Шәфыйков әлеге турнирда икенче урында калдылар.

Биектау мәктәбеннән Айрат Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган традицион районара татарча көрәш ярышларында беренче урынны алды. Шул ук мәктәптән Ислам Шәрәфиев турнирның -икенче, Илһам Шәрәфиев өченче призерлары булдылар.

Балык Бистәсе гимназиясе укучысы Сиринә Гаффарова, 2 нче мәктәп укучысы Гөлзирә Кәримуллина билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенең өченче призерлары булдылар.

Мини-футбол

"Агротехник техникум" студентлары Рифат Миннебаев, Ринас Гыйзетдинов, Марат Кәримов, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе укучысы Никита Столяров, Казан информацион технологияләр техникумы студенты Евгений Костаков мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышларында беренче, финал ярышларында-өченче, Федерация Кубогының финал уеннарында дүртенче урынны алдылар.

Өстәл теннисы

Балык Бистәсе 2нче мәктәп укучысы Ризәлә Хәлилова, гимназиясе укучысы Кирилл Пигалев өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" турнирында беренче урынны яуладылар.

Җәядән ату

Балык Бистәсе гимназиясе укучылары Алена Люткова, Рәзилә Кәримуллина җәядән ату буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә пьедестальнең беренче баскычына күтәрелделәр.

Йөзү

Балык Бистәсе 2 нче мәктәп укучылары Алексей Захаров, Михаил Мозохин, Рүзәл Зиннәтуллин йөзү буенча "Лидер закамья» ачык республика турнирында - беренче, Алия Хәсәнова, гимназия укучысы Зәринә Закирова икенче урыннарны алдылар.

Бадминтон

Күгәрчен мәктәбе укучылары Ислам Әгъзамов, Рәмис Нәбиуллин бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә өченче урыннарда калдылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Смолин ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә өченче урынны алды.

Фотосы: gorodperm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев