Спорт
Мәргәннәр ук атышты
Узган атна ахырында "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында үсмерләр һәм кызлар арасында җәядән ату буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды.
Бу мавыктыргыч спорт белән нигездә Балык Бистәсе 2 мәктәбе һәм гимназиясе укучылары шөгыльләнәләр. Үсмерләр арасында Никита Столяров (2 нче мәктәп) беренче урынны яулады. Икенче урынны Әмир Бариев (гимназия) алды. Алар икесе дә тренер Илшат Гыйлемханов шәкертләре. Өченче урында гимназиядән Гадел Хәйретдинов (тренер Равил Минниханов) калды.
Кызлардан Алена Люткова (гимназия) иң төз мәргән булуын күрсәтте. Рәзилә Кәримуллина (гимназия) икенче урынга чыкты. Бу кызлар да Илшат Гыйлемханов кул астында шөгыльләнәләр. Өченче урынны Настя Ляпахина (2 мәктәп) алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев