Милли көрәш республика чемпионатында Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы егете Илдар Мәсгутов  икенче урынны яулады
Спорт

Милли көрәш республика чемпионатында Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы егете Илдар Мәсгутов икенче урынны яулады

Көрәшчеләребез сабантуй мәйданнарында гына түгел, республика бәйгеләрендә дә актив катнашалар.

Әле шушы көннәрдә генә «Ак-Барс» көрәшчеләр Сараенда булып узган республика чемпионатында. Күгәрчен авылы егете Илдар Мәсгутов 80 килограммлы үлчәү авырлыгында икенче урынны яулады. Шунысы куанычлы, аны аркага салган якташыбыз Илфир Төхвәтуллин да безнең район егете, Узган ел Илдар әлеге бәйгедә пьедсталның өченче баскычына күтәрлгән иде. Афәрин , көрәшчеләребез!

көрәш

Нет комментариев