Балык бистәсе мәктәпләрендә футбол уйнарга яратучы кызлар да байтак икән.
Алар быел Балык бистәсе 2 мәктәбенең физкультура укытучысы Зилә Низамова җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнә башлаганнар. Барлыгы 14 кыз йөри икән футбол түгәрәгенә. Әле күптән түгел Котлы Бөкәш мәктәбе командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәргәннәр. Балык бистәсе кызлары 2:0 исәбе белән җиңүгә ирешкәннәр.
Фото yandex.ru
Нет комментариев