11 нче август көнне Корноухово авылында җәйге ялга кайткан һәм авыл балаларының җәйге ялын күңеллерәк, файдалы итү максатыннан "Саләмәт һәм көчле бул" исемле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта авылыбыз яшьләре, балалар да бик теләп катнаштылар. "Саләмәт яшьләр" һәм "Спорт сөюче яшьләр" командаларына көч-дәрт биреп торучы җанатарлар да булганда ярышлар күңелле...
Иң элек командалар үзләрен төрле спорт ярышларында сынап карадылар. Бер аякта йөгерү, тупны ике аяк арасына кыстырып чабу дисеңме, баш белән тупны "сөзеп", билгеле бер араны үтү дисеңме - берсе дә калмады. Егетләр әлеге ярышларны бик матур һәм төгәл генә башкарып чыкканнан соң, командалар футбол уйнадылар. 7 : 2 исәбе белән "Спорт сөюче яшьләр" (капитаны Никитин Леонид) командасы җиңүче дип табылды. Һәр ике командага да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гүзәл Хәбибуллина.
Мәдәният йорты мөдире.
Автор фотосы.
Нет комментариев