Күгәрчен мәктәбендә спортка игътибар зур, төрле чаралар һәрдаим үткәрелеп тора.
Бигрәк тә, Марат Хөснетдинов физкультура дәресләрен укыта башлагач, бу эш тагын да җанланыбрак китте. Укучыларыбыз район һәм республика ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.
Шушы көннәрдә авылдаш егетебез, Күгәрчен мәктәбен тәмамлаган- Мансур Һашимов призына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бу чараны укучылар түземсезләнеп көтеп алдылар. Уеннар 3 төрле категория уенчылар арасында үткәрелде.
Җиңүчеләргә шушы чараны үткәрергә матди ярдәм итүче Мансур Һашимов Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Т.Закирова,
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нет комментариев