Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күгәрчен мәктәбе бадминтончылары беренче бишлеккә кергәннәр

Районыбызда спортның бадминтон төре елдан-ел популярлаша. Республика ярышларында катнашкан яшь бадминточыларыбызның җиңүләре хакында газетабыз битләрендә язмаларның еш яктыртылуы шул хакта сөйли. Бу, әлбәттә, укучыларны бәйгегә әзерләгән тренер-укытучыларның да олы хезмәт нәтиҗәсе.

Бадминтонны Күгәрчен мәктәбе укучылары аеруча ярата. Моңа үз эшенең фанаты, физкультура укытучысы Марат Хөснетдиновның узган ел мәктәптә бадминтон түгәрәге ачып җибәрүе сәбәпче булган. Яшь бадминтончылар, аларны ярышларга әзерләү, тәүге уңышлар турында Марат Исхак улы белән бүгенге сөйләшүебез юкка түгел, Күгәрчен мәктәбе укучылары күптән түгел Казан бадминтон үзәгендә "Бадминтон өметләре" турнирының өченче этабында катнашып беренче бишлеккә кергәннәр һәм Диплом белән бүләкләнгәннәр.

-Спортның әлеге төре мәктәбебезгә яңа гына килеп керде дисәк тә була,-дип башлады сүзен Марат Хөснетдинов. - Аңа кадәр теннис түгәрәге оештырган идек, укучылар анда теләп йөрделәр, районкүләм ярышларда да катнаштык. Бадминтон белән теннис уенының күпмедер дәрәҗәдә охшашлыгы бар, шуңа күрә бу укучыларда зур кызыксыну уятты. Ата-аналар да балаларының бадминтон түгәрәгенә йөрүләрен хупладылар. Һәр укучыга буш вакытында өйдә шөгыльләнер өчен ракетка, волан алынган, җәйге каникул чорында да алар әлеге шөгыльдән туктамадылар. Бердәм тырышлыкның нәтиҗәсе әнә шулай уңышка китерде.

-Түгәрәккә йөрүчеләр өчен нинди күнекмәләр мөһим?

-Без түгәрәктә атнасына 4 көн, дәресләрдән соң икешәр сәгать шөгыльләнәбез. Яшь бадминтончыларга күнегүләр вакытында кул чугын, аяк буыннарын ныгыту зарури. Ә техник яктан килгәндә, ракетканы дөрес тотарга, аннары инде ракетканың алгы, арткы яклары белән көчле итеп сугуларны өйрәнергә кирәк. Монда игътибарлылык, җитезлек таләп ителә.

-Бадминтонга кызларның карашы ничек?

-Бик яхшы. Югыйсә, мәктәптәге спорт түгәрәкләренең күпчелеге малайлар өчен эшли бит. Мәсәлән, көрәш, гер күтәрү, хоккей, футболны алыйк. Ә бадминтонны кызлар да үз итә. Безнең 5 нче сыйныфтан Адилә Мингарипова, Алсу Динмөхәммәтова, Чулпан Муллаәхмәтова, Алинә Зыятдинова "Бадминтон өметләре" республика бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.

-Сез кече яшьтәге укучыларның уңышларын санап үттегез? Ә өлкән сыйныфтагыларның шөгыльләнү вакыты ничек?

-Түгәрәккә кем тели, шулар йөри. Аның яше чикләнмәгән. Ә инде башлангыч укучыларына килгәндә, аларның җиңүгә омтылышы, кызыксынуы көчлерәк. Мәсәлән, Ислам Әгъзәмов узган ел беренче сыйныфта укыганда ук республика бәйгесендә парлы һәм ялгыз уенда өченче урынны алды. Быел да Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Рәмис Нәбиуллин, Кәрим Иминов (3 сыйныф), Илназ Зәйнуллин, Самат Миңнехановның (5 сыйныф) да уңышлары бар.

Быел спортзалга капиталь ремонт үткәрелү, анда бадминтон уены белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур булуын да искә алсак, безнең әле алда җиңүле уцышларыбыз булыр дип өметләнәм. Бары тырышырга гына кирәк.

Сабантуй мәйданнарында кул көрәштерү буенча призлы урыннар яулаган, 24-32 килограммлы герләрне һавада уйнаткан Марат Хөснетдинов белән сөйләшүебез әнә шундый күтәренке рухта тәмамланды. Хәер, тәмамланды дисәк тә, юк икән, безгә нәкъ шушы минутларда сөенечле хәбәр ишетелде: 15 октябрьдә Сабада узган укытучылар спартакиадасында катнашып, Марат гер күтәрү буенча беренче урынны алган! 24 килограммлы герне билгеләнгән 3 минутта 81 тапкыр күтәргән ир-егетне ничек инде үз эшенең остасына тиңләмисең! Афәрин, киләчәктә дә горурланырлык хезмәт уңышлары насыйп булсын сиңа, Марат!

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев