Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кәгазь самолет кына димәгез, ярышлар җитди булды

Бала вакытта кем генә дәфтәр бите яки газетадан самолет ясап очыртып уйнамады икән?! Ә менә кәгазь самолётлар очыру буенча Татарстанның ачык чемпионат үткәрелер дип кем уйлаган. 31 нче гыйнварда Казан шәһәрендә узган ярышларда республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200 дән артык укучы катнашты.

Без балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Габделбәр кызы Иминева җитәкчелегендә Юлсубино, Югары Тегермәнлек, Мәшләк, Котлы Бөкәш һәм Балык бистәсе мәктәпләренән 12 укучы бардык.

Ярыш өч номинациядә үтте: төгәллеккә, ераклыкка һәм тизлеккә очыру. Самолётны һәркем үзе А4 кәгазеннән ясый, ләкин кисү яки ябыштырып эшләү тыела. Елисеев Эмиль (Балык Бистәсе) төгәллеккә очыру буенча абсолют чемпион булды.

Әлеге көн ярыш белән генә чикләнмәде. "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты" нда безнең игътибарны җәлеп итәрлек урыннар күп иде. Беренче карашка могҗизалы һәм серле булып күренгән күренеш һәм экспонатларны һәркайсыбыз кызыксынып карадык. Күбесендә хәрәкәт итеп карау мөмкинлеге бар иде. Чын самолет һәм вертолёт кабиналарына утырып карау бәхетенә дә ирештек. Башка ярышлардан арып кайтсак та, ул көнне ару- талуны беркем дә сизмәде. Кыскасы, мондый ярышлар укучыларны активлыкка, аралашаырга өйрәтә.

Ахырда барыбыз бергә самолётлар очырдык. Гүя залда ап-ак кар ява. Бердәм очырганда, кәгазь самолётлар да шулкадәр матур оча икән дип сокланасың. Мондый бәйрәм-ярышлар ешрак булса иде.

Гөлзидә Кәримуллина,

Юлсубино мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев