Казанга җыелган спортчылар күнегүләр уздыра башлады
Спорт

Казанга җыелган спортчылар күнегүләр уздыра башлады

Кичә, 19 июль көнне, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына катнашучылар рәсми рәвештә беренче тапкыр күнегүләр уздырды.

Иртәнге сәгатьләрдә Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча Мексика җыелма командасы шөгыльләнде. Димәк, чемпионат алдыннан катнашучылар арасында мексикалылар беренчеләрдән булып әлеге спорт объектын сынап карады.

Шулай ук Су спорт төрләре сараенда көннең икенче яртысында суга сикерү буенча Колумбия спортчылары да шөгыльләнде.

Бүген рәсми рәвештә ачык суда йөзүчеләр һәм синхрон йөзүчеләр күнекмәләр үтәчәк. Су спорт төрләре сараенда cинхрон йөзү буенча Австралия, Кытай, Бразилия, Япония, Испания һәм Израил җыелма командалары, ә ачык суда йөзү буенча Россия, Малайзия, Франция һәм Венесуэла милли командалары шөгыльләнәчәк.

23 июль көнне рәсми күнекмә үтүгә ватерполистлар керешә. Су спорт төре сараенда төзелгән тәртип буенча бер бассейнда берьюлы ике команда шөгыльләнәчәк. Командалар тандемы түбәндәгечә: Франция - Кытай, Россия - Голландия, Австралия - Яңа Зеландия, Казахстан - Канада, Бразилия - Греция (хатын-кызлар җыелма командалары) һәм Канада - АКШ, шулай ук Россия - Казахстан (ир-атлар җыелма командалары).

Йөзүчеләр 28 июль көнне, ә хай-дайверлар 31 июль көнне рәсми күнекмәләр үтәчәк, дип уртаклашты безнең белән Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46477

Фото: www.kazan-day.r


дөнья чемпионатына катнашучылар рәсми рәвештә беренче тапкыр күнегүләр уздырды

Нет комментариев