Казанда рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды
Кичә Казанда, "Баскет-холл"да рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Үзенең "Вконтакте"дагы битендә ул фотографияләр белән уртаклаша.
"Бүген республикада гына түгел, гомумән, Россия өчен дә истәлекле вакыйга. Казанга спортның яңа төре килде, ул зур кызыксыну уята. Бу чараны үткәрү спортның бу төре үсешен активлаштыру мөмкинлеге бирә. Безнең башкала, Казан, безнең кешеләр, безнең тамашачылар сезгә ошар һәм сезнең бирегә килеп яңа ярышлар үткәрәсегез киләчәгенә ышанам", - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты 7 һәм 8 ноябрьдә Казанда уза. Анда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словения кебек 7 илдән 568 спортчы катнаша.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашучылар «Формейшн-девушки», «Формейшн-женщины» һәм «Формейшн-микст» элиталы дисциплиналарында чыгыш ясыйлар, дип яза «Татар-информ».
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50676
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев