Фигуралы шуу буенча Канадада узган Гран-при сериясе этабында Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов спорт пары икенче урын яулады.
Кыска программадан соң ук әлеге пар икенче урынга күтәрелгән иде. Ирекле программаны да уңышлы башкару, аларга шул ук урында калырга булышты. Ике программа буенча Тарасова һәм Морозов 191,19 балл туплады. Шулай итеп, бүген туган көнен бәйрәм итүче Владимир Морозов үз-үзенә бүләк ясады. Билгеле инде, боздагы пары - Казан кзы Евгения тарасова ярдәмендә.
Ә беренче урынны Канада спортчылары Меган Дюамель һәм Эрик Рэдфорд яулады.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50437
Фото: http://intertat.ru.
Нет комментариев