Иртәгә балыкбистәлеләр 100 гә якын узышучы машиналарны кайларда күзәтә ала
Дөньяның бик көчле узышчылары катнашачак" Ефәк юл" узышының маршруты Балык Бистәсе территориясе аша узачак.
Старт иртәнге 9.00.сәг. Питрәч районы Шәле авылында бирелгәнлектән, узышчылар бик тиз арада безнең район җирлегенә килеп керәчәкләр. Узышларны күзәтү өчен иң җайлы урыннар- Кече,Олы Әшнәк, Укмас, Иске Арыш, Яңа Арыш, Ямаш, Каз.Чаллы авыллары җирлекләрендә булыр дип фаразлана. Бәйгене күзәтү өчен урыннарга иртәрәк килүең хәерлерәк, чөнки, соңга калсак тиешле урыныңа барып җитә алмаска мөмкинсең.Махсус постларда тоткарлаячклар. Аннан күзәтү урыннарында да зур саклык сорала. Аеруча балаларны үзегездән читкә җибәрмәскә тырышыгыз. Бу сәгатьләрдә узышчылар маршруты уза торган юлларга чыкмауың да хәерлерәк. Техникада бигрәк тә. Терлекләрне абзарларда калдыру да һич зыянга булмас.Сак та булыйк, матур тамаша да күзәтик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев