Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Илдар Мәсгутов - көрәшчеләр кавеменнән

Илдар Мәсгутов гадел, матур көрәше белән җанатарларның ихтирамын яулаган көрәшчеләребезнең берсе.

Үзем дә менә ничә еллар инде аның алышларын сокланып тамаша кылам. Һич бер вакыт хәрәмләшмәс, хөкемдарлар белән дә бәхәсләшмәс, көндәшләренә, тамашачыларга карата итагатьле булыр. Ходай көч, гайрәтне дә җәлләмәгән, техник яктан да алымнарга бай. Яшьләр җыелмасы баш тренеры Рафыйк Мөхәммәтшин әйтмешли, көндәшләрен астан алып җыеп китерә ул. Әтисе Ринат та шулай көрәшә торган булган. Башкача мөмкин дә түгел. Илдар көрәшчеләр кавеменнән. Аның буыннарында әтисе ягыннан да,әнисе ягыннан да көрәшчеләр каны ага. Әле нинди көрәшчеләр диген. Бабасы Җәләлетдин, әтисе Ринат, әнисенең әтисе Ильяс, энесе Ибраһим тирә як авыл Сабантуйларын дер селкеткән көрәшчеләр булганнар. Аларның мәйдан тотулары, кемне ничек аркаларына салулары турында әле дә булса телдән-телгә күчереп сөйлиләр Балтач,Күгәрчен якларында.
Илдарны сөлге тотарга, беренче алымнарга әтисе өйрәтә. Ә 12 яшеннән ул физкультура укытучысы Рафыйк Шәрәфиев кул астында чынлап торып көрәш белән шөгыльләнә башлый. Беренче җиңүләр дә озак көттермиләр.
Район күләмендәге ярышларда призлы урыннар ала башлый. Унынчы сыйныфта укыганда үз үлчәү авырлыгында яшьләр арасында район Сабантуе батыры булып кала. Бу беренче зур җиңүенән алган тәэсирләрен хәзер дә дулкынланып искә ала ул. Балык бистәсе һөнәр көллиятендә укыганда Габделхәй Галиуллин, Вәлит Ишмөхәммәтов кебек танылган көрәшчеләрдән "дәресләр" ала ул, техник алымнар үзләштерә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстан чемпионатында икенче урында кала. Яшел Үзәндә Россия чемпионатына сайлап алу ярышларында зур өстенлек белән барлык көндәшләрен аркаларына сала. Ульяновскийда узган Россия чемпионатында икенче урынны ала.
Илдар Мәсгутов үз үлчәү авырлыгында күп мәртәбәләр район Сабантуе батыры булып кала. Балтач, Тегермәнлек, Янтык, Чирмешән, Крәшен Казысы, Котлы Бөкәш авыл Сабантуйларында җиңүләр яулый ул. Күгәрченнең абсолют батыры дигән даны да бар. Татарстан беренчелегендә, башка мәртәбәле бәйгеләрдә ел саен диярлек призлы урыннар ала. Узган ел да Илдар Мәсгутов герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына узган республика ярышларында-өченче, Татарстан Республикасы чемпионатында икенче урыннарны яулады.
Бүгенге көндә Илдар Мәсгутов 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында республиканың иң көчле көрәшчеләренең берсе. Татар көрәше дөньясында үзен танытты, хөрмәт яулады Күгәрчен егете.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев