Күптән түгел "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы базасында җәядән һәм арбалеттан ату буенча традицион " Хрустальное 3Д" турниры булып узды.
Татарстан укчыларының популяр ярышына быел Чувашия, Удмуртия республикаларыннан, Самара, Казан шәһәрләреннән, Саба, Югары Ослан районнарыннан 50 гә якын спортчы килгән иде. Мәргәннәр бәйгесен Татарстан Республикасы җәядән ату федерациясе һәм "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы оештырдылар. Ә безнең район командасына "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов спонсорлык итте.
Спортчылар алты дивизионга бүленеп көч сынаштылар. "Олимпик" дивизионында безнең район укчыларына тиңнәр булмады. Илдар Имамов иң төз мәргән булуын исбатлап беренче урынны яулады. Илшат Гыйлемханов икенче урынны алды. Миләүшә Вәлиуллина күп кенә ир-егетләрне артта калдырып өченче булды. "Инстинктив" дивизионында Рәзилә Кәримуллина, Булат Сәйфетдинов уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Турнир һәр елдагыча югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ул Идел буе федераль округында җәя һәм арбалеттан ату спортын популярлаштыру, үстерүдә зур роль уйный.
Фото редакция архивыннан алыныды.
Нет комментариев