Футболда булмаган хәл: тугыз минутта – 5 гол
Спорт

Футболда булмаган хәл: тугыз минутта – 5 гол

Мюнхенның "Бавария" футбол командасы һөҗүмчесе, Польша футболчысы Роберт Левандовски бөтен дөньяны шаккатырды. Ил чемпионатының алтынчы турында "Вольфсбург"ка каршы уенда һөҗүмче 46 нчы минутта уенга чыга һәм бераз җылынып алу белән эшкә керешә: тугыз минут эчендә (51, 52, 55, 57, һәм 60 нчы минутта) 5 туп кертә алды. Азаккы исәп -...

Мюнхенның "Бавария" футбол командасы һөҗүмчесе, Польша футболчысы Роберт Левандовски бөтен дөньяны шаккатырды.

Ил чемпионатының алтынчы турында "Вольфсбург"ка каршы уенда һөҗүмче 46 нчы минутта уенга чыга һәм бераз җылынып алу белән эшкә керешә: тугыз минут эчендә (51, 52, 55, 57, һәм 60 нчы минутта) 5 туп кертә алды. Азаккы исәп - 5:1.

Шулай итеп, Роберт Левандовски командасын җиңелүдән генә коткарып калмады, ә үзгә рекорд та куйды. Аның моңа кадәр бер уенда 3 туп та керткәне булмаган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49008-futbolda-bulmagan-h


Нет комментариев