Спорт
“Дельфин” спорт комплексында яшь судомодельчыларның республика чемпионаты узды
"Дельфин" спорт комплексында яшь судомодельчыларның республика чемпионаты узды. Анда безнең район командасы икенче урынга лаек булды.
Район балалар иҗат үзәгендә Юрий Тихонов белән Владимир Елисеев кул астында шөгыльләнүче бу укучыларны чын мәгънәсендә булачак диңгезчеләр дип атасак та, шәт ялгышмабыз. Чөнки, аларның күбесе мәктәпне тәмамлау белән хәрби уку йортларына юл тоталар, диңгез суднолары белән идарә итәләр, кораблар яисә очкычлар җыючы инженер белгечлегенә ия булалар.Аларның шәкертләре арасында андыйлар аз түгел. Кече яшьтән үк алар әнә шулай булачак һөнәрләре серләренә төшенеп, төрле суднолар һәм авиамодельләр сүтеп җыю белән мавыгалар. Шунысы куанычлы, укучы малайлар бирегә һәрвакыт күңел күтәренкелеге, зур омтылыш белән йөриләр. Республика күләмендә дүртенче мәртәбә оештырылучы бу республика бәйгесенә дә аларның зур хәстәрлек белән килүләре нык куандырды. Яшь модельчеләр Кирилл Бургандинов, Камил Шәйхетдинов, Ислам Гыйзетдинов (рәсемдә) ярыш башланганчы ук үз модельләрен кат-кат тикшереп, сынап карадылар. Бәйге бик киеренке шартларда үтте. Районыбызда быел оештырылган бу ярышка республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 13 команда җыелган иде. Әлмәтлеләр быел да беренче урынга ия булдылар. Безнең судомодельчеләребез-икенче, ә инде Казан командасы өченче урынны яуладылар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев