"Дельфин" балыкбистәлеләрне ярышка чакыра
Спорт

"Дельфин" балыкбистәлеләрне ярышка чакыра

6-7 ноябрь көннәрендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1998-1999 елгы үсмерләр арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары була.

Турнирда 10 район командасы көч сынашачак. Кайнар булачак. Якташларыбызга көч бирергә җанатарларны да чакырабыз.

Фото редакция архивыннан алыныды.


ярыш

Нет комментариев