Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаллыда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты ачылды

Татарстан спортчылары беренче көнне уңышлы чыгыш ясады. Иртәгә Гореш һәм Билбау көрәшенең классик төре буенча ярышлар узачак.

28-29 октябрь көннәрендә Чаллының Боз сараенда Билбау көрәше буенча 14 нче һәм Төрекмәннәрнең Гореш көрәше буенча 3 нче дөнья чемионаты уза.

Ярышларның тантаналы ачылышында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Рафик Вәлиев катнашты.

Дөнья чемпионатында үз көчен сынарга 43 илдән 281 көрәшче җыелган. Билбау көрәше буенча Россия җыелмасы данын 38 спортчы яклый. Алар арасында Татарстаннан да 12 спортчы бар. Аерым алганда, билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Динар Кәримуллин, Габдеҗәлил Сөләйманов белән Булат Мусин көрәшә. Татарча көрәшкә якын булган классик төрдә исә Эмиль Җиһаншин, Ренас Кәлимуллин, Дамир Адиятуллин, билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт осталары Раил Нургалиев һәм Илдар Аббасов көч сынашачак. Шулай ук кызлардан Алена Калугина, Екатерина Бусова, Замира Әхмәдова, Камилла Елисеева да бил алыша. Егетләр төрекмәннәрнең горешендә дә көч сынашырга җыена.

"Россиянең автомобиль башкаласы булган, ярты миллион халык яшәгән Чаллы шәһәре өчен дөньякүләм ярышны кабул итү зур мәртәбә, - дип сүз алды Наил Мәһдиев. - Спорт, аерым алганда, көрәш яраткан шәһәребез өчен әлеге чемпионат зур мәртәбә. Ике көн дәвамында көрәш калабызның бизәге булачагына, онытылмаслык мизгелләр бүләк итәчәгенә ышанам".

Дөнья чемпионатының Чаллыда узуына аптырарга кирәкми. Татарстанда, аеруча Чаллыда әлеге спорт төре үсеш алган. Автокаланың да үз дөнья чемпионнары бар.

"Чаллы юкка гына сайланмады, - диде Хәлил Шәйхетдинов. - Чөнки бу - чемпионнар шәһәре. Ошбу ярышны уздыруга алынган җирле җитәкчелеккә рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә чемпионатта көчлеләр җиңү яуласын".

Министр урынбасары сүзләрен Рафик Вәлиев та куәтләде: "Чемпионнар яшәгән шәһәрдә чемпионат уздыру символик мәгънәгә ия, - диде ул. - Оештыру гаять көчле булган турнирда ике көн дәвамында көрәш рухы хөкем сөрер, ике көрәш бер-берсен тулыландырыр дип ышанабыз".

...Бүген хатын-кызлар һәм ир-атлар билбау көрәшенең ирекле стилендә җиңүчеләр ачыкланды. Иртәгә Гореш һәм Билбау көрәшенең классик төре буенча ярышлар уза.

Татарстан спортчылары беренче көнне уңышлы чыгыш ясады. Ярышларның беренче чемпионы булып Татарстан кызы Камилла Елисеева танылды. Әлеге авырлык үлчәвендә Замира Әхмәдова бронза медаль яулады. Ир-егетләр арасында Татарстанга беренче алтынны Габдеҗәлил Сөләймәнов китерде.

Чыганак: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев