Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Спорт

«Чаңгы юлы–2015» бәйгесендә меңгә якын кеше катнашты

Быел район үзәгендә узган "Чаңгы юлы" спорт бәйрәменә бик күп халык килгән иде.

Чаңгы ярышында катнашырга теләүчеләр саны гына да меңгә якынлашкан иде. Бирегә берәүләр үз көчен белеп призлы урын яуларга, икенчеләр исә искиткеч матур кояшлы көнне саф һава суларга килгән иде. Бәйрәмне оештыруда яшьләр сәясәте спорт һәм туризм бүлеге, яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү үзәге, "Дельфин" спорт башлап йөрделәр. Барлык спортчылар үз яшьләре белән төркемнәргә бүленеп старт алды. Дәррәү кубып барысы да алга омтылдылар.
Яшь үзенчәлекләренә карап төркемнәр өч, ике һәм бер километр ераклыкта көч сынаштылар. Спорт бәйрәменә ямь өстәп район Мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары күңелле театральләштерелгән тамаша әзерләгән иделәр. Спорт ярышына йомгак ясау мизгеле сизелмичә дә узып китте. Җиңүче чаңгычыларны бүләкләү өчен сәхнәгә муниципаль район башлыгы Илһам Валеев белән яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләре күтәрелде. Алар "Чаңгы юлы" ярышында катнашып призлы урыннар алучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә инде, биредә иң өлкән яшьтәге һәм иң бәләкәй чаңгычылар да бүләксез калмадылар. Узган ел иң яшь катнашучы булып Рената Гыймаева танылган булса, быел аны нәни чаңгычы Зәринә Вафина алыштырды. Бу көнне райондашларыбыз кояшлы яхшы кәеф, рухи күтәренкелек, спорт дәрте белән таралыштылар. Хәер, чаңгы юлларында калучылар, шөгыльләрен дәвам иттерүчеләр дә бихисап иде әле.
Алинә Мамакова.
Идрис Аметов фотолары.
Чаңгы ярышыннан күбрәк фотоларны шушы ссылкадан карый аласыз:
http://rsloboda-rt.ru/ru/component/k2/item/5641-v-ryibnoy-slobode-v-lyizhne-rossii-2015-prinyali-uchastie-okolo-tyisyachi-chelovek.html
В Рыбной Слободе в " Лыжне России - 2015" приняли участие около тысячи человек (ФОТО)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев