Бокс киченә Поветкин нокаутлы нокта куйды
Кичә, 4 ноябрьдә, Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда зур бокс киче уздырылды
Әлеге спорт тамашасының азагында Россия боксчысы Александр Поветкин Бөтендөнья бокс берлеге (WBC Silver)версиясе буенча авыр үлчәүдә титулын яклады. Польша боксчысы Мариуш Вахка каршы тукмашуда Александр Поветкинның өстенлеге сизелеп торды һәм ул 12 нче раундта техник нокаут белән җиңү яулады.
Шулай итеп, 36 яшьлек Поветкин WBC буенча дөнья чемпионы исеме өчен көрәштә бер тукмашу уздырасы - америкалы Деонтэй Уайлдер белән очрашасы калды. Хәзер Россия боксчысы исәбендә 30 җиңү һәм 1 генә җиңелү бар. Ә Вах икенче тапкыр җиңелде.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50580
Фото: http://intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев