Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Бәллүр күл”дә уклар сызгырды

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы базасында җәядән, арбалеттан ату буенча "3D-Хрустальное» ачык турниры булып узды. Татарстан укчыларыныц популяр ярышы инде 12 тапкыр үткәрелде. Аның офыклары елдан -ел киңәя. Быел турнирга Иванова,Киров өлкәләреннән, Удмуртия,Марий-Эл республикаларыннан, Самара,Тольятти,Казан,Әлмәт шәһәрләреннән,Саба,Югары Ослан районарыннан 40 тан артык спортчы катнашты. Араларында танылган Россия чемпионары...

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы базасында җәядән, арбалеттан ату буенча "3D-Хрустальное» ачык турниры булып узды.

Татарстан укчыларыныц популяр ярышы инде 12 тапкыр үткәрелде. Аның офыклары елдан -ел киңәя. Быел турнирга Иванова,Киров өлкәләреннән, Удмуртия,Марий-Эл республикаларыннан, Самара,Тольятти,Казан,Әлмәт шәһәрләреннән,Саба,Югары Ослан районарыннан 40 тан артык спортчы катнашты. Араларында танылган Россия чемпионары да булу бәйгегә мәртәбә өстәде әлбәттә.

Мәргәннәр бәйгесе Татарстан Республикасы җәядән ату федерациясе һәм "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы (җитәкчесе Мансур Сабиров) канаты астында узды. Әбезнең район командасына "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов спонсорлык итте.

Ярышларны Татарстан Республикасы җәядән ату федерациясе рәисе Эмиль Минлебаев ачып жибәрде.

Спортчылар урман, кыр этапларында 24 мишеньгә атып көч сынаштылар. Безнең команда классик җәядән ату дивизионында чыгыш ясады. Илдар Имамов күп кенә көчле көндәшләреннән өстен чыгып беренче урынны яулады. Антон Столяров икенче урында калды. Равил Минниханов та уңышлы гына чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Илдар белән Антон "Татарстанның алтын лачыны", Равил "Татарстанның бронза лачыны", нормативларын үтәделәр.

Ярышларның беренче көненән соң спортчыларның учак янында, гитара белән җырлашып утырулары спорт бәйрәменә ямь өстәде инде.

Бу турнир Идел буе федераль округында жәядән ату спортын популярлаштыруда зур роль уйный. Хәзер оештыручылар турнирны Россия күләмендә уздыру турында уйлашалар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев