Балыклы Чүкәй мәктәбе базасында район мәктәпләре укучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында ярышлар уздырылды
Күптән түгел балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге Балыклы Чүкәй мәктәбе базасында район мәктәпләре укучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында шәхси -команда беренчелегенә "кыяга үрмәләү" элементлары белән ярышлар уздырды. Ул әлеге спорт төренең чын энтузиасты,ДООПЦның өстәмә белем бирү педагогы Хәйдәр Зыятдиновның иганә ярдәме белән үткәрелде.
Язилә Имаметдинова (Тулуш мәктәбе), Эмиль Хәкимуллин (ДООПЦ), Гүзәл Нуриева (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе),Рәсим Кәримов (Балыклы Чүкәй мәктәбе) үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Командалар арасында Корноухово мәктәбе спортчылар-беренче (тренер Рәис Хәлилов), Балыклы Чүкәй командасы-икенче (Хәйдәр Зыятдинов), тулушлылар өченче урынны алдылар.
Мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге педагоглары Ольга Куприянова, Равил Минниханов беренчелекне яуладылар, Гүзәл Харисова (Тулуш),Илсур Фәсхиев (Шомырбаш)-икенче, Гөлүсә Хәлилова (ДООПЦ), Рәис Хәлилов өченче урыннарда калдылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев