Балыкбистәлеләр - өметлеләр арасында (фотолар)
2 июнь көнне Болгар шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре» турнирының 2 этабы үткәрелде.
Анда республикабызның 18 районыннан һәм Казаннан барлыгы 200 дән артык яшь спортчы катнашты. Уеннар ике яшь группасында (2005-2006 елгылар, 2007 елгы һәм яшьрәкләр) ялгыз һәм парлы категорияләрдә үткәрелде. Әлеге турнирда безнең район данын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе секциясендә шөгыльләнүче Күгәрчен, Бәтке, Корноухово, Биектау, Балык бистәсе укучылары яклады.
Бәтке мәктәбе укучысы Инсаф Рәхмәтуллин, Балык бистәсе гимназиясе укучысы Рушан Хәбибуллин ( тренерлары Рәис Хәлилов, Андрей Смолин) парлы разрядта 3 урынны алуга ирештеләр. Күгәрчен мәктәбе укучылары Ислам Әгъзамов, Рәмис Нәбиуллин (тренер Марат Хөснетдинов) парлы разрядта 5 урында калдылар. Ислам ялгыз уйнап та 5 урынны алды. Алинә Зыятдинова (Корноухово), Чулпан Муллаәхмәтова (Күгәрчен) бу юлы парлы разрядта 9 урын белән канәгатьләнделәр.
Тулаем алганда, яшь бадминтончыларыбызның чыгышын уңышлы дип бәяләргә кирәк. Спортның бу төре белән чагыштырмача күптән түгел шөгыльләнә башласалар да. республиканың иң көчле,өметле бадминтончылары арасына керделәр алар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев