Үткән ялның иртәнге сәгатьләрендә үк дистәләгән машиналарда район халкы бәйге узачак авылларга юл алдылар. Питрәч районының Шәле авылыннан старт алган ралли бәйгесе 157 километр ераклыкта барды. Нигездә, ул районыбыз территориясенә туры килде. Шәледә спортчыларны һәм тамашачыны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән "Ефәк юл" халыкара ралли проекты директоры Владимир...
Үткән ялның иртәнге сәгатьләрендә үк дистәләгән машиналарда район халкы бәйге узачак авылларга юл алдылар. Питрәч районының Шәле авылыннан старт алган ралли бәйгесе 157 километр ераклыкта барды. Нигездә, ул районыбыз территориясенә туры килде. Шәледә спортчыларны һәм тамашачыны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән "Ефәк юл" халыкара ралли проекты директоры Владимир Чагин тәбрикләделәр.
- 2009 елда әлеге бәйгенең Татарстан җиреннән старт алуы символик әһәмияткә ия. Анда ел саен катнашып зур җиңүләр яулаган "КамАЗ-Мастер" командасы безнең чын горурлыгыбыз, - диде республикабыз спикеры.
10-11 сәгатьләр арасында Бистә күген иңләгән вертолетлар бәйгенең башлануына ишарә иде. Озак көттермәделәр, машиналар үзләре дә күренә башладылар. Искиткеч тизлектә алга ыргылган машиналарны күзәтү һәркемнең күңеленә хуш килерлек сәгатьләр бүләк иттеләр. Маршрутның катлаулылыгы гади күз белән караучыга да күренеп тора. Тирән чокырлары, сулыклар, камышлы болынлыклары - нинди генә каршылыкны узмый машиналар. Маршруттан читкә китеп тамашачы янына килеп чыгучылары да булды араларында. Халык КамАЗларны түземсезләнеп көтте. Ниһаять, алар да пәйда булдылар. Үзеңнекеләр барыбер дә якын дигәндәй, тамашачының кул болгавына җавапсыз калмадылар - сигнал биреп үттеләр алар. Тамашачыларның фикеренчә, Әшнәк, Шумково юлында, Каз.Чаллы авылы янәшәсендә (дүрт урында) бәйгене якыннан, бердәмлектә карау мөмкинлеге тудырылган булган. Тик менә Олы Укмас авылы тирәсендәге тамашачы гына куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләрнең катгыйлыгы нәтиҗәсендә болын буйлап таралып, бер урыннан икенче җиргә йөгереп күзәтергә мәҗбүр булды. Дөрес, бу гына тамашачының кәефен кырмады. Куллардагы фотоаппаратлар, видеолар берөзлексез машиналарны каршылап-озатып тордылар. Шул ук көнне райондашларның интернет битләрендә кызыклы фотоларның биниһая күп булуы да шуны раслый иде булса кирәк. Һәркемгә дә тия торган бәхет түгел шул бу. Балыкбистәлеләр мондый тамашаны моңа кадәр дә күзәткәннәре бар иде. Алдагы елларда да күзәтергә насыйп булса иде, дигән теләктә калыйк.
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев