Районның Чулман яры буенда" Лыжня России- 2016" кысаларында район халкы - олысы- кечесе чаңгы юлларына чыкты. Бу чарага оешма- предприятиеләрдән, авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән барысы меңгә якын кеше килгән иде.
Яр буе сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр яшь аермасына карап теркәлү уздылар . Кайберләре күптәнге танышларын очрата, хәл-әхвәлләр сорашалар. Бу чаңгы ярышы гына түгел, аралашу, бер-берсе белән очрашу мизгеле дә булды кебек.
Бер төркемдә олы яшьтәгеләр ярышка әзерләнеп торалар. Алар арасында ветераннар Семен Кузнецов, Роза Бәдретдинова, Сөләйман Гиззетдинов һәм "Будь здоров " клубы вәкилләре дә бар иде. Алар янына килеп әзерлекләрнең ничек баруы белән кызыксындым. Семен Кузнецовка 68 яшь, чаңгы ярышында һәр елны катнаша икән. 2007 елда призлы урын да алган булган ул. "Без һәр көнне чаңгы киеп саф һавада йөрибез. 8-10 километр ара үтәбез. Безнең өчен җиңү мөһим түгел. Ярышта катнашуы да ни тора бит. Карап торам әле, халык актив катнаша ",-дип сөйләде Семен абый. Ул "скандинавская ходьба" белән дә шөгыльләнә икән. Аның әйтүе буенча, хәрәкәт, атлау, сулыш алу сәламәтлеккә файда гына. "Бигрәк тә олы яшьтәгеләр өчен бу спорт төре кирәкле. Хәрәкәттә, бәрәкәт бит",-дип тә өстәп куйдылар бу төркемдәге өлкәннәр.
Котлы Бөкәш авылыннан ярышка 25 кеше килгән. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов белән әңгәмә кордык. Ул 50 - 60 яшьтәгеләр категориясендә ярышачак. Узган ел өченче урынны алган булган. "Чаңгыда йөрүдән тыш волейбол, футбол, хоккей уеннарын да бик яратам. Ярышларда катнашырга тырышам",-диде ул.
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә чарага әзерлек белән килгәннәр. "Бу спорт төрен яратабыз",-ди алар. Айрат Гәбделхаков әлеге ярышта һәр елны катнаша икән. "Буш вакыт булуга гаилә белән чаңгыда йөрергә чыгабыз. Сәламәтлеккә уңай йогынты ясый бит",-ди ул. Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсе белән килгәннәр иде. Рәзилә узган ел ярышта өченче урынны алган булган. "Чын мәгънәсендә бәйрәм көн бу. Бер мәйданга җыелып, танышлар белән арлашу үзе ни тора. Андый бәйгеләрне көтеп алабыз",-диде ул.
Бер төркемгә мәктәп яшендәге балалар җыелган. Ярыш башланганчы, чаңгыда бер әйләнеп килделәр. "Ярышка кадәр шулай әзерләнеп алабыз",-ди алар. Беренче номерлы гимназиянең сигезенче сыйныф укучы Рубин Рәшитов чаңгы ярышларын бик ярата икән. Һәр елны катнашырга тырыша.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев