Балык Бистәсеннән Кирилл тагын беренче
Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә Казанның "Бокс һәм өстәл теннисы" үзәгендә "Татарстан Республикасының өметләре" дип исемләнгән традицион өстәл теннисы турниры булып узды.
Анда Татарстанның шәһәр районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән 100гә якын яшь спортчы көч сынашты.Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тренер Александр Гурьянычев кул астында шөгыльләнүче Кирилл Пигалев бу мәртәбәле бәйгедә тагын зур җиңүләр яулап куандырды. Авыл районнары спортчылары арасында ул беренче урынны алды. Гомуми зачетта (шәһәр спортчыларын да кертеп) өченче урында калды.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев