Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы мәктәбе яшь батырларны җыйды

Күптән түгел,шушы көннәрдә күгәрчен мәктәбендә 1999 - 2002нче елларда туган , 2003нче һәм яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып узды.

Хуҗаларга стеналарыда булыша дигән сүз хактыр мөгаен. Тренер - укытучы Гамил Шәмсивәлиев кул астында шөгыльләнүче үсмерләр матур көрәш күрсәттеләр.

Рүзәл Шәмсивәлиев ( 25 кг.), Инсаф Гатауллин ( 28 кг.), Марсель Шәмсевәлиев ( 50кг .),Рәнис Шәрәфиев

( 75 кг.), Фәнис Хисмәтов ( 80кг.)

Командалар арасында икенче урынны Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге балалар - яшь үсмерләр спорт мәктәбе командасы алды.

Владислав Лапин ( 36кг.) белән Марат Пулатов ( 65 кг.) беренче урыннарга лаек булдылар.

Шомбыт мәктәбе көрәшчеләре ( тренер Рәмис Төхвәтуллин) өченче урынны яуладылар. Бу мәктәптән Рөстәм Сибгатуллин ( 65кг.) батыр булып танылды.

Шулай ук,Яңа Арыш мәктәбеннән Ислам Туребаев ( 32кг.) һәм Рәсим Садыков ( 40кг.) бу юлыда беренчеләр сафында .

Автор Илгиз Җамалиев.

фото rukazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев