Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсенең “Дельфин» спорт сәламәтләндерү комплексында шахмат–шашка турниры булды

"Дельфин» спорт сәламәтләндерү комплексында 2003-2004 елгы кызлар һәм үсмерләр арасында шахмат-шашка буенча сайлап алу ярышлар булып узды. Ул Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасына районның иң көчле яшь шахматчы, шашкачыларын сайлап алу максатыннан үткәрелде.

Беренче урынны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алексей Тимофеев җитәкчелегендәге Шомбыт мәктәбе командасы яулады. Әлеге мәктәп укучылары Ләйсән Сибгатуллина, Булат Хәсәнов шахмат буенча беренче урыннарны алдылар. ӘАнастасия Клюева белән Никита Клюев шашкада икенче призлы урыннарда калдылар.

Командалар арасында икенче урынга Балык Бистәсе гимназиясе спортчылары (тренер Альбина Галиуллина) лаек булды. Гимназия укучылары Резеда Хәмидуллина шашка буенча-беренче, Зилә Сөнгәтуллина өченче урынны алдылар. Вероника Филиппова, Даниил Иконников шахмат турнирында-икенче, Алан Хаҗиев өченче урынга чыктылар.

Шашкачылар арасында Даниф Хәйруллин яулаган җиңү Ямаш мәктәбе командасына өченче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.

Зур Мәшләк мәктәбе командасы вәкилләре Аида Куликова (шахмат), Валентин Федотов (шашка) өченче урыннарны алдылар. Ярышларны оештыруда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алексей Тимофеевның өлеше күләмле булды.

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев