Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендэ теннисчылар ярышты

«Дельфин» да "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында, Марина Гурьянычева призларына 2002-2004 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды.

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (ДООПЦ) оештырган турнирда барлыгы 8 команда, 30 яшь теннисчы катнашты.

Үсмерләр арасында Балык Бистәсе гимназиясе укучылары Илья Решетилов-беренче, Кирилл Пигалев икенче урыннарны яуладылар. Ямаштан Данис Гарифуллин өченче урынны алды.

Кызлардан Рус Әшнәге укучылары Риана Шәйхетдинова, Әдилә Мәгыйзова беренче, икенче урыннарны бүлештеләр. Балыклы Чүкәй кызы Айзилә Билалова өченче булды.

Командалар арасында Александр Гурьянычев житәкчелегендәге Балык Бистәсе гимназиясе теннисчылары җиңеп чыктылар. Икенче урынны Ямаш мәктәбе командасы алды. Балыклы Чүкәй спортчылары өченче булдылар.

Автор : Илгиз Җэмэлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев