Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Балык Бистәсендә йөгерү ярышлары узды

Узган шимбә көнне район үзәгендә "Татарстан кроссы-2015" кысаларында массакүләм йөгерү ярышлары булып узды.

Анда мәктәп укучылары, оешма, предприятие эшче- хезмәткәрләре катнаштылар. Стартка барлыгы 460 тан артык кеше чыкты. Ярыш биш яшь категориясендә узды.
14 яшьтән 18 яшькә кадәр кызлар, яшүсмерләр арасында Олы Кульга мәктәбеннән Алсу Мостафина, Балык Бистәсе икенче мәктәбеннән Кәрим Кәбиров беренче килделәр.
19-25 яшьлекләр арасында Урахчадан Эмилия Сафиуллина һәм Балык Бистәсеннән Динар Хәмидуллин җиңү яуладылар.
26 яшьтән 40 яшькә кадәр категориядә чыгыш ясаучылар арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Елена Долгих, Балык Бистәсе 2 мәктәбеннән Динар Гайниев иң җитез булуларын күрсәттеләр.
41дән 50яшькә кадәр хатын-кызлар арасында шулай ук икенче мәктәп вәкиле Ирина Кузнецовага, ирләр арасында Каз. Чаллыдан Сергей Новиковка тиңнәр булмады.
51 яшь һәм өлкәнрәк спорт сөючеләр арасында Олы Кульгадан Сергей Татаринов Призерларга Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Евгений Ненастьев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: массакүләм йөгерү ярышлары