Узган атна ахырында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы яшь футболчыларның, аларга көч биреп торучы җанатарларның авазыннан гөрләп торды. Биредә Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерлек кысаларында район мәктәпләре укучылары арасында мини футбол ярышлары булып узды.
Җомга көнне 2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр "Дельфин" кубогына көч сынаштылар. Турнирда 10 мәктәптән 7 команда катнашты (Кайбер мәктәпләр берләштерелгән командалар белән килделәр). Киеренкелек белән барган уеннарда Күгәрчен мәктәбе командасы (тренер Илдар Динмөхәммәтов) беренче урынны яулады. Икенче урынны "Дельфин" командасы (Әнәс Пулатов) алды. Өченче урынга Котлы Бөкәш командасы (Булат Каюмов) чыкты.
Рәмис Әхмәтсафин (Котлы Бөкәш)- иң яхшы капкачы, Алмаз Кәримов (Котлы Бөкәш)- иң яхшы сакчы, Рәмис Миннебаев ( Күгәрчен)-иң яхшы һөҗүмче, Данил Нәгыймов («Дельфин») иң яхшы уенчы булып танылдылар.
"Дельфин" спорт сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов ярышларны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Нет комментариев