Балык Бистәсендә үсмерләр арасында иң яхшы мини футбол уенчысы билгеләнде
Спорт

Балык Бистәсендә үсмерләр арасында иң яхшы мини футбол уенчысы билгеләнде

Якшәмбе көнне 1998-1999 елгы үсмерләр мини футбол уйнады. Алар җиде команда арасында иң көчлеләрне ачыкладылар.

Беренче урынны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (тренер Әнәс Пулатов) алды. Зур Мәшләк мәктәбе (Ринат Мөхәрләмов), Күгәрчен мәктәбе (Илдар Динмөхәммәтов) командалары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы уенчысы Никита Столяров өчен икеләтә бәйрәм булды бу көнне. Беренчедән, командасы җиңү яулады, үзе турнирның иң яхшы уенчысы булып танылды. Икенчедән, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннанов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марс Мәгыйзов туган көне белән котлап Никитага спорт костюмы бүләк иттеләр.

Иң яхшы капкачы исменә Евгений Костаков (ДЮСШ), иң яхшы сакчы исеменә Инсаф Нәҗмиев (Зур Мәшләк) лаек булдылар.

Гөлнара Вәлиәхмәтова.


футбол

Нет комментариев