Узган атна ахырында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы Кубогына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына татарча көрәш ярышлары булып узды.
Көрәш ике келәмдә барды. Берсендә өлкәннәр бил алышса, икенчесендә 1998 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.
Өлкәннәр алышында Алмаз Хәмәтханов (60 кг. кадәр), Азат Закиров (70 кг.), Рәниф Мөхәммәтшин (80 кг.),Фирдус Гыйлмуханов (100кг.), Айзат Зарипов (100 кг. югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Командаларга килгәндә, һәр вакыттагыча яңаарышлылар яхшы әзерлектә килгәннәр иде. Һәр үлчәү авырлыгында призлы урыннар алдылар. Фәндүс Зарипов (80кг), Илфар Әхмәтҗанов (100 кг.) - икенче; Фирдүс Зарипов (60кг.), Дилүс Гыйлмуханов (70 кг.), Фәрит Мөхәммәдиев (80кг.) өченче урында калдылар. Шулай итеп Яңа Арыш командасы беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны Күгәрчен, Трой Урай командалары бүлеште.
Яшүсмерләр бәйгесендә келәмгә 13 командадан 130 га якын көрәшче чыкты. Күкидән Ислам Тәхәвиев (30кг. кадәр.), агротехник техникумнан Илһам Закиров (35 кг.), Котлы Бөкәштән Рәзил Хәсәншин (40кг.), Биектаудан Айрат Әхмәтҗанов (45кг.), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Данис Миннебаев (50 кг.), Ралиф Гарипов (80 кг. югары), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (55 кг.), Алмаз Хәмәтханов (60 кг.), Инсаф Баһавиев (65кг.), Рәнис Шәрәфиев (70 кг.), Яңа Арыштан Дилүс Гыйлмуханов (80 кг.) иң көчле булуларын күрсәттеләр.
Гадел Кәлимуллов- "Иң перспективалы", Рәҗәп Әхтәмов-" Җиңүгә омтылыш өчен", Ислам Тәхәвиев- " Турнирның иң яшь көрәшчесе" призларына лаек булдылар.
Командалар арасында Котлы Бөкәш мәктәбе көрәшчеләре беренче урынны яулады. Күгәрчен командасы икенче урынны алды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.
Яшүсмерләр бәйгесен оештыручылар матди ярдәм күрсәткәннәре өчен шәхси эшмәкәрләр: Наталья Зубовага, Йосыф Хәмәтҗановка, Наил Гыймадиевка, Камил Шәфигуллинга, Айнур Шәмиевкә, Руслан Дормидонтовка, Раил Бариевка рәхмәтләрен җиткерәләр.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев